Ярышларда республиканың барлык муниципаль берәмлекләреннән җыелма командалар катнашты, шул исәптән районыбызның Теләче урта мәктәбендә укучы яшүсмерләр командасы да (тренерлары – балаларга белем һзм тәрбия бирү үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Артур Хәбиров). Уен нәтиҗәләре буенча, безнең район командасы лаеклы 2-нче урыннны алды. 1 нче урында Яр Чаллы шәһәренең 5 нче номерлы мәктәбе укучылары, 3 нче урында шулай ук Яр Чалллыдан 56 нчы мәктәп яшүсмерләре. Җиңүчеләргә кубок, диплом һәм медальләр тапшырылды.
Безнең район җыелма командасына ярышта катнашу өчен финанс ярдәме күрсәткән шәхси эшмәкәр Рәис Саттаров һәм район юл идарәсе җитәкчесе Илнур Ярмиевка зур хөрмәт белән рәхмәт сүзләре җиткерәсебез килә. Спортны үстерүгә һәрдаим керткән өлешегез балаларга республикакүләм ярышларда катнашырга мөмкинчелек бирә. Сезгә эшегеәдэ зур уңышлар телибез.