13 нче январь көнне Баландыш мәдәният йортында китапханәче белән берлектә “Оста куллар” һәм “Ядъкәр” фольклор берләшмәләренә йорүчеләр өчен “Бәйрәм булсын тагын да!..” дип исемләнгән искечә Яңа ел бәйрәме уздырылды. Бәйрәмгә килүчеләрне Кыш бабай, Кар кызы каршы алды. Бәйрәм барышында хәрәкәтле уеннар, шигырь сөйләүләр, җырлар башкарылды, бәйрәм биюләр белән үрелеп барылды. Уеннарда катнашкан һәрбер кешегә бүләкләр бирелде. Кичә чәй табыны артында дәвам итеп бик күңелле үтте.