14-15 январь көннәрендә Казан шәһәренең бадминтон үзәгендә Татарстан Республикасы кубогына бадминтон ярышлары булып узды. Баландыш төп мәктәбенең 8 класс укучылары Заббаров А. һәм Назипов З. III урынны яуладылар. Аларны һәм җитәкчеләре Заббаров А.Ф.ны котлыйбыз!
Балаларны татар һәм рус теленә өйрәтү сыйфатлы,уңышлы булсын өчен, өйрәнгән материалны төркемдә кабатлый һәм ныгыта алсыннар өчен, укыту -методик комплектында тупланган материалларны тәрбиячеләр балаларның сөйләмен үстерү, тирә-юнь,матур әдәбият әсәрләре белән таныштыру максатында гына түгел, ә рәсем ясау, әвәләү, кул хезмәте, конструкцияләү, эксперименталь эшләр, кисеп ябыштыру, музыка эшчәнлекләрендә, иртән балаларны кабул итү, саф һавада булу, табигатьне күзәтү вакытында, әти -әниләр белән бердәм эшчәнлектә кулланалар һәм ныгыта
14 январь көнне Субаш авыл клубында мәдәният хезмәткәрләре, авылы үзешчәннәре белән берлектә "Моңнар агыла туган якта" сәнгать бәйгесе кысаларында тамашачылар хозурына, "Нардуган " халык фольклор ансамбле "Нардуганда кич утыру", ә яшьләр Иске Яңа елда "Су китерү" йоласын күрсәттеләр. Тамашачылар әлеге концерны җылы кабул иттеләр.
2017 елның 16 гыйнвары көнне 11.00 сәг. Башкарма комитетының актлар залында язгы кыр эшләренә әзерлек һәм язгы кыр эшләрен уздыру буенча эш планнары төзу буенча район Башлыгы И.Ф.Зарипов җитәкчелегендә, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Р.Х.Низаметдинов, ООО «Агро-Альянс РИА» оешмасы вәкиле И.М.Имамиев, хуҗалык җитәкчеләре, агрономнары, инженерлары, бухгалтерлары, экономистлары катнашында киңәшмә булып үтте.
16 январь көнне Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә беренче яртыеллык йомгаклары буенча ата-аналар җыелышы уздырылды. Гомуми җыелышта мәктәп директоры Гайбадуллин И. Б., укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шәйхетдинова Г.Х., тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хәсәнова А.М. чыгыш ясадылар. Аннан соң җыелыш сыйныфларда дәвам итте. Һәр ата-ана үз баласының укуда ничек өлгергәнлеге, тәрбиялелек дәрәҗәсе белән танышты. Җыелыш ахырында киләсе чиреккә бурычлар, аларның үтәлеше өчен җаваплы кешеләр билгеләнде.
Район халкы рәхәтләнеп ял итте,күңел ачты, район мәдәният йорты үзешчәннәре катнашында булган концертны карап хозурланды. Кызыклы уеннар, биюләр һәркемнең күңеленә хуш килде.
Аңа алдагы эшендә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез.
14 нче январь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә хоккей буенча мәктәп турниры үткәрелде. 9-11 нче сыйныф егетләре “Ак барс” һәм “ Молодежка” командаларына бүленеп хоккей уйнадылар. Уен барышын җанатарлар да кызыксынып күзәтте. Уен 5:3 исәбе белән “Ак барс” командасы файдасына тәмамланды.
Конференция эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Минниханов, Партиянең Генераль Совет Секретаре, Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Сергей Неверов һәм республиканың югары дәрәҗә җитәкчеләре, депутатлар катнашты. Конференциянең көн тәртибендә 7 мәсьәлә каралып тиешле каралар кабул ителде. Яшрен тавыш бирү юлы белән Партиянең төбәк Секретаре итеп кабат Фәрит Мөхәммәтшин сайланды.
Ярыш 2002 елгы һәм кечерәк, 2001 елгы һәм олырак яшь аралыгында ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында уздырылды. Республиканың Алексеевск, Әлки, Аксубай, Актаныш, АКлабуга, Түбән Кама, Мөслим, Саба, Лаеш, Чистай, Теләче, Кукмара, Кама Тамагы районнарыннан һәм Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән 200 дән артык спортчы җыелган иде. Безнең район данын Баландыш төп мәктәбе укучылары яклады (тренерлары – балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәге өстәмә белем бирү педагогы Алмаз Җәббаров). Ярыш нәтиҗәләре буенча, парлы уенда Адель Җәббаров һәм Зөлфәт Нәҗипов 3 нче урынга лаек булды.