Конференция эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Минниханов, Партиянең Генераль Совет Секретаре, Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Сергей Неверов һәм республиканың югары дәрәҗә җитәкчеләре, депутатлар катнашты. Конференциянең көн тәртибендә 7 мәсьәлә каралып тиешле каралар кабул ителде. Яшрен тавыш бирү юлы белән Партиянең төбәк Секретаре итеп кабат Фәрит Мөхәммәтшин сайланды.
Партиянең Теләче җирле бүлегеннән Конференция эшендә җирле бүлек Сәркатибе, район башлыгы Ильдус Зарипов, партиянең җирле башкарма комитеты җитәкчесе Роберт Арсланов, партиянең башлангыч оешма җитәкчеләре: Шәтке авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кадыйров һәм Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Гаптелнур Маннаповлар катнашты. 21-22 январь көннәрендә Мәскәү шәһәрендә узачак Партиянең XVI Съезды эшендә 28 кешелек Татарстан делегациясе составында Гаптелнур Маннапов делегат булып катнашачак.