Ярыш 2002 елгы һәм кечерәк, 2001 елгы һәм олырак яшь аралыгында ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында уздырылды. Республиканың Алексеевск, Әлки, Аксубай, Актаныш, АКлабуга, Түбән Кама, Мөслим, Саба, Лаеш, Чистай, Теләче, Кукмара, Кама Тамагы районнарыннан һәм Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән 200 дән артык спортчы җыелган иде. Безнең район данын Баландыш төп мәктәбе укучылары яклады (тренерлары – балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәге өстәмә белем бирү педагогы Алмаз Җәббаров). Ярыш нәтиҗәләре буенча, парлы уенда Адель Җәббаров һәм Зөлфәт Нәҗипов 3 нче урынга лаек булды.