ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2016 ел
җомга

18 декабрь конне Максабаш  авыл китапханәсендә төрле халык әкиятләре буенча "Әкият иленә сәяхәт!" дип исемләнгән танып-белү сәгате уздырылды.Әлеге чарада  балалар әкият язучыларны танып белделәр, әкият геройлары турында фикер  алыштылар. Ахырдан китапханәче, китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

Китапханәче балаларга китапны укый белү, китап белән дус булу, китапханәдә акыллы һәм кызыклы китапларның күп булуы турында сөйләде. Китап тарихына кечкенә генә сәяхәт үткәрде. Китапны куллану тәртибе белән таныштырды. “Кем күп укый,шул күп белә “дигән викторина,уеннар һәм “Табышмак чиш!”,”Әкиятне бел!”,”Кайсы әкият геройлары бу сүзне әйтте?”дигән конкурслар үткәрде. Балалар, балалар әдәбиятын яхшы белүләрен күрсәттеләр.

16 декабрь көнне Субаш авыл китапханәсендә шагыйрь һәм язучы Сибгат Хәкимнең тууына 105 ел тулу уңаеннан "Бәхетле иҗат иясе" дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәгә язучының төрле елларда язылган әсәрләре, журналлардан алынган язмалары, һәм башка материаллар куелды. Күргәзмәнең максаты: Сибгат Хәкимнең иҗаты белән китап укучыларны якыннанрак таныштыру иде. 

16 декабрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә  "Әкиятләр иленә сәяхәт" дип исемләнгән викторина үткәрелде.  Викторинаның максаты: яхшы белән начарны аера белү, дуслар белән иркен аралашырга өйрәтү иде.                                                                                                                              

      Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә бүген бәйрәм рухы хөкем сөрә. Чөнки  Кыш бабайдан күчтәнәчләр кайтты. Тәм - томнар салынган бәйрәм янчыкларыннан  укучылар канәгать калды. Хәзер исә балалар Кыш бабайның Кар кызын алып бәйрәмгә үзе килүен көтәләр.  Яңа ел бәйрәменә төрле – төрле тамашалар, концерт номерлары әзерләнә. Мәктәп, бәйрәмчә бизәнеп, Яңа ел килүен көтә.

Янгын куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында Олы Мишә урта мәктәбендә эвакуацион чара узды. Хезмәтне саклау буенча җаваплы Газизуллин Р.А. барлык укытучыларга, техник хезмәткәрләргә һәм укучыларга инструктаж үткәрде. Инструктаж түбәндәге мәсьәләләрне яктыртты: пожар куркынычсызлыгы, террористик актлар куркынычсызлыгы, пиротехниканы кулланмаска кирәклеген искәртү, Яңа ел яллары һәм бәйрәмнәре вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре. Укучылар каникулларын файдалы һәм хәвефсез үткәрерләр дигән өметтә калабыз.

Районыбызның яңадан торгызылуына 25 ел тулу уңаеннан игълан ителгән “Моңнар агыла туган якта” дип исемләнгән районкүләм сәнгать бәйгесе авыл мәдәният йортларында һәм клубларда дәвам итә.

  22 декабрь көнне Үзәк  авылында авыл үзешчәннәре "Моңнар агыла туган якта" сәнгать бәйгесе кысаларында театральләштерелгән тамаша һәм концерт номерлары күрсәтте.

Театраль тамашада алар татар халкының борынгы йоласы "Бирнә җыю күренеше"н сәхнәләштерделәр.

Бүген, 22 декабрь көнне, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан укучылар, студентлар арасында коррупциягә каршы көрәш темасына багышланган иншалар, рәсем һәм видеороликлар бәйгесенең район турына нәтиҗәләр ясалды.

Район хакимияте бинасының утырышлар залында укучыларны район хакимияте аппараты җитәкчесе Илдар Мөбинов, район мәгариф бүлеге башлыгы Наталья Карпова һәм муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Чулпан Шиһабетдинова тәбрикләде.Баландыш төп мәктәбенең  укучылары  Сафина Альбина  иншалар конкурсында 2нче урынга ,  Гилазова Тансылу  “Плакат” номинациясендә 3нче урынга һәм Загидуллина Азалия “Эссе” номинациясендә 3нче урынга лаек булдылар. Алар Диплом  һәм истәлекле бүләкләр  белән бүләкдәнделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International