Районыбызның яңадан торгызылуына 25 ел тулу уңаеннан игълан ителгән “Моңнар агыла туган якта” дип исемләнгән районкүләм сәнгать бәйгесе авыл мәдәният йортларында һәм клубларда дәвам итә.
22 декабрь көнне Үзәк авылында авыл үзешчәннәре "Моңнар агыла туган якта" сәнгать бәйгесе кысаларында театральләштерелгән тамаша һәм концерт номерлары күрсәтте.
Театраль тамашада алар татар халкының борынгы йоласы "Бирнә җыю күренеше"н сәхнәләштерделәр.