Ханымнар иң яратып кулланган эчемлегебез – чәй, аның Россиягә килү тарихы, төрләре, пешерү серләре турында сөйләштеләр. Бик теләп чәй табыны әзерләү, үз иткән сортлары, чәй ризыклары рецептлары белән бүлештеләр. Эчемлек турында мәкальләр, шигырьләр дә яңгырады. Әлеге чара чәй эчү белән тәмамланды.
1 сентябрьдән 10 октябрьга кадәр “Илемнең киләчәге – минем кулда" исемле иншалар бәйгесенең муниципаль этабы үткәрелде.Бүген әлеге конкурсының җиңүчеләренбүләкләделәр. “Мин коррупциягә каршы" исемле язмасы белән мәктәбебезнең 11 класс укучысыГарифуллина Камилә (Җитәкчесе: Гарифуллина Р. С.) 3 урынны яулады. Аларны әлеге җиңүләре белән котлыйбыз.
Ул балалар белән “Тәгәри китте йомгагым” дигән китап күргәзмәсе ясады. Китапларны балалар бик зур кызыксыну белән карадылар, төрле кызыклы әкиятләр тыңладылар. Үзләре дә китаптагы рәсемнәргә карап әкиятләр сөйләделәр.
22 декабрь көнне, Алан авылы китапханәчесе, Хисамиева Г.,Алан балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр өчен,”Кыш” темасына багышланган әдәби сәяхәт үткәрде.Сәяхәт барышында балалар кыш турында,Яңа ел турында китаплар һәм әсәрләр белән таныштылар, төп геройларга карата мөнәсәбәтләрен сөйләделәр,сорауларга җавап бирделәр.Яңа китапларны зур кызыксыну белән кулга алып карадылар.Яна китаплар балаларга күтәренке кәеф бүләк итте. Сәяхәт балаларда шатлык хисе генә түгел, ә китапка карата зур кызыксыну хисе уятыр.
Сәяхәт барышында балалар кыш турында, Яңа ел турында китаплар һәм әсәрләр белән таныштылар, төп геройларга карата мөнәсәбәтләрен сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр. Яңа китапларны зур кызыксыну белән кулга алып карадылар.Яна китаплар балаларга күтәренке кәеф бүләк итте. Сәяхәт балаларда шатлык хисе генә түгел, ә китапка карата зур кызыксыну хисе уятыр, дигән теләктә калам.
Тиздән көтеп алган бәйрәм-Яңа ел! Әбде төп мәктәбендә әлеге бәйрәмгә әзерлек эшләре бара. Укучылар кардан сыннар ясау, классларны бизәү, гәҗит һәм бәйрәм открыткалары ясау белән мәшгуль. Шулай ук бәйрәм вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү буенча инструктажлар һәм өйрәтү эвакуациясе үткәрелде.
Бәйрәм алды әзерләнүләр, чыршы бизәү , көтеп алган бүләкләр. Балаларның Яңа ел бәйрәменә карата күп сораулары туа: -Нәрсә өчен чыршыны бизиләр? Кыш бабай чын мы?Кайда ул яши? Бүләкләрен дә үзе хәстәрли ме? Шуңа күрә дә, балачак хыялларны бетермичә, балаларның кызыксыну һәм белемнәрен артырыр өчен, безнең Теләченең 3 нче балалар бакчасында әти-әниләр белән берлектә “Исәнме – Яңа ел!” дигән смотр-конкурс игълан ителде. Без шуңа бик каты әзерләнәбез. Аны без күргәзмә итеп тә туплый башладык.
Баландыш авыл китапханәсе ел саен яңа ел алдыннан китап укучыларны матур, мавыктыргыч "Яңа елда китап белән бергә"дигән күргәзмә белән сөендерә. Китапханә, китап укучыларны китапханәне бизәп, күргәзмәләр белән, каникулда укыр өчен китаплар исемлеге белән каршы ала. Укучылар яңа әдәбият белән дә таныша алалар.
2016 елның 23 декабрендә район мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре буенча җитәкче урынбасары Шакирова Гөлнара Ринатовна, Теләче урта мәктәбенең педагог-психологы Габдрахмнова Зөлфия Зөфәровна “Психологик - педагогик аспектларны профилактикалау, укучыларның үз-үзләрен асоциаль тоту буенча: эш формасы һәм ысуллары" дигән темага республика фәнни-гамәли форумда катнаштылар. Форум Казан шәһәренең №174 урта мәктәп базасында үткәрелде.