Тиздән көтеп алган бәйрәм-Яңа ел! Әбде төп мәктәбендә әлеге бәйрәмгә әзерлек эшләре бара. Укучылар кардан сыннар ясау, классларны бизәү, гәҗит һәм бәйрәм открыткалары ясау белән мәшгуль. Шулай ук бәйрәм вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү буенча инструктажлар һәм өйрәтү эвакуациясе үткәрелде.