22 декабрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Оста кулда һөнәр бар” берләшмәсенә йөрүчеләр белән, клуб белән берлектә, “Табын күрке – чәй” исемле чара үткәрелде.

2016 елның 23 декабре, җомга

Ханымнар иң яратып кулланган эчемлегебез – чәй, аның Россиягә килү тарихы, төрләре, пешерү серләре турында сөйләштеләр. Бик теләп чәй табыны әзерләү, үз иткән сортлары, чәй ризыклары рецептлары белән бүлештеләр. Эчемлек турында мәкальләр, шигырьләр дә яңгырады. Әлеге чара чәй эчү белән тәмамланды.           

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International