22декабрь көнне, Алан авылы китапханәчесе, Хисамиева Г.,Алан балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр өчен,”Кыш” темасына багышланган әдәби сәяхәт үткәрде.

2016 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Сәяхәт барышында балалар кыш турында, Яңа ел турында китаплар һәм әсәрләр белән таныштылар, төп геройларга карата мөнәсәбәтләрен сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр. Яңа китапларны зур кызыксыну белән кулга алып карадылар.Яна китаплар балаларга күтәренке кәеф бүләк итте. Сәяхәт балаларда шатлык хисе генә түгел, ә китапка карата зур кызыксыну хисе уятыр, дигән теләктә калам.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International