Бүген, 22 декабрь көнне, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан укучылар, студентлар арасында коррупциягә каршы көрәш темасына багышланган иншалар, рәсем һәм видеороликлар бәйгесенең район турына нәтиҗәләр ясалды.
Район хакимияте бинасының утырышлар залында укучыларны район хакимияте аппараты җитәкчесе Илдар Мөбинов, район мәгариф бүлеге башлыгы Наталья Карпова һәм муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Чулпан Шиһабетдинова тәбрикләде.Баландыш төп мәктәбенең укучылары Сафина Альбина иншалар конкурсында 2нче урынга , Гилазова Тансылу “Плакат” номинациясендә 3нче урынга һәм Загидуллина Азалия “Эссе” номинациясендә 3нче урынга лаек булдылар. Алар Диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкдәнделәр.