Шушы уңайдан Олы Нырсы мәдәният йортында китапханәче Сафина Ф.Ф., мәдәният йорты директоры Гарифуллина Р.М. белән берлектә бәйрәмгә әзерлек эшләре алып баралар. Мәдәният йортында эшләп килүче драм түгәрәккә йөрүчеләр белән спектакль әзерләнә.
Сообщаем Вам о возможности размещения информации о работодателях задерживающих выплату заработной платы и выплачивающих ее в «конвертах» в государственную информационную систему «Народный контроль» по направлению «Серый» рынок труда».
Можно сообщить в "Народный контроль" и о проблемах организации безопасных условий труда на рабочих местах, создающих угрозу для жизни и здоровья работников. Это направление курирует Государственная инспекция труда в РТ.
Ссылка на ГИС «Народный контроль»: https://uslugi.tatarstan.ru
Олы Мишә урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар айлыгы бара. Айлык кысаларында , 1-4 нче сыйныф укучылары белән, математик уен үтте. Балалар бу чарада кызыклы математика биремнәре үтәделәр.Ребуслар, башваткычлар аша укучыларның логик фикерләү сәләтләре үсә, математик белемнәре арта.
Әлеге чараны инглиз теле укытучысы Зиннур Зөфәр улы Хөсәенов оештырды. Укучылар Рушан абыйларына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Ул үз чиратында үзенең уңышлары, алдыгы планнары турында сөйләде. Аларның яхшы укуларын, спортны яратуларын, тырыш, тәрбияле булып үсүләрен теләде.
Иң матур һәм якты бәйрәмнәрнең берсе - Әниләр көне. Россиядә чагыштырмача күптән түгел билгеләп үтелә башлады. Россия Федерациясе Президенты Б.Н.Ельцинның 1998 ел 30 гыйнварыннан 120-нче номерлы “Әниләр көне турында”гы указы нигезендә әлеге бәйрәм ноябрьнең соңгы якшәмбесендә бәйрәм ителә. Быел Әниләр көне 27 ноябрьгә туры килә. Әниләр көне – безгә тормыш бүләк иткәннәре, бар тырышлыкларын куеп, бала дип җан атып тәрбияләүләре, эчкерсез мәхәббәтләре өчен олылау, хөрмәтләү көне.
Баландыш төп мәктәбендә Әниләр көненә әзерлек гөрләп бара. Укучылар әниләренә кулдан ясалган бүләкләр әзерлиләр, шигырьләр, җырлар өйрәнәләр. Шулай ук мәктәптә иншалар конкурсы игълан ителде. Барлык укучылар бәйрәмне түземсезлек белән көтәләр.
Максат: Татар халык орнаментындагы бизәкләр белән таныштыруны дәвам итү;гади композиция төзү күнекмәләре бирү,балаларның иҗади сәләтен,күзаллавын,күзәтүчәнлеген,эстетик зәвыгын үстерү;татар гамәли сәнгать әсәрләренә карата мәхәббәт тәрбияләү.
Балаларның куркынычсызлыгын кисәтү максатыннан республикабызда “Боз өстендә сак бул!” темасына балалар рәсеме конкурсы игълан ителде. Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбе укытучылары сыйныф сәгатьләрендә бу темага әңгәмәләр үткәрде һәм укучыларга рәсемнәр ясарга тәкъдим иттеләр.
Шулай ук шук булган балаларны дисциплинага өйрәтә,оялчан баланы активрак булырга ярдәм итә.
2016 нчы елның 16 нчы ноябрендә 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр районнның хакимият бинасында (Теләче авылы, Ленин урамы, 46 нчы йорт адресы буенча) Татарстан Республикасы Президентының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү Идарәсе җитәкчесе Килькеева Роза Рифкатовна тарафыннан гражданнарны кабул итү булачак.
Кабул итүгә язылу өчен телефон: (843) 567-88-57