ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Антропометрия балалар бакчасында елга ике тапкыр уткәрелә, ул баланың буе һәм авырлыгы күрсәткечләрен үз эченэ ала. Антропометрия нәтиҗәләре буенча шәфкать туташы тәрбиячеләргә баланың нинди остәл  һәм урындыкта утырырга тиешле, бала үсешендә нинди үзгәрешләр барлыгы турында белешмәләр бирде.

Район хуҗалыкларында ашлама туплау дәвам итә. Бүгенге көнгә район буенча физик авырлыкта 433 тонн ашлама тупланган, бу 1 га чәчүлек мәйданына тәэсир итү көчендә 10,4 кг. туры килә. Ел ахырына кадәр бу күрсәткечне 40 кг. кадәр җиткерү планлаштырылган. Ашлама туплау буенча ООО “Игенче” – 20,1 кг/га д.в., ООО “Агролак”  - 15,5 кг/га д.в., һәм ОАО “Теләчеагрохимсервис” – 12,9 кг/га д.в. хуҗалыклары актив эш алып баралар.

Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең 5-6 сыйныфларында укучылар өчен сыйныф җитәкчеләре юлда йөрү кагыйдәләре буенча дәрестән тыш шөгыльләр үткәрә.Чараның максаты балалар катнашында юл- транспорт һәлакәтләрен кисәтү. Юлда йөрү кагыйдәләрен уен формасында өйрәнү балаларга бик ошый.

Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә.

Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә.

Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре – бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән.Шул уңайдан, 3 ноябрь көнне, Айдар авылы китапханәсендә “Халыклар дуслыгы-тынычлыкның нигезе” дип исемләнгән мәгълүмати-танып белү сәгате уздырылды. Китапханәче Алсу Фаляхова презентациягә нигезләнеп балаларга бәйрәм тарихы турында сөйләде. Кино елы уңаеннан, «Крепость: Щитом и мечом» мультфильмы күрсәтелде.Чара ахырында укучылар үзләре белән төрле халык әкиятләре тупланган китапларны яздырып алдылар.

“Сәнгать төне” гомумроссия акциясе  сәнгатьнең  барлык төрләрен берләштерә.   Быелгы акциядә, башка еллардан аермалы буларак,  кино, мультфильм жанрына күбрәк урын бирелә.  3 ноябрь көнне Айдар авыл китапханәсе дә беренче тапкыр "Сәнгать төне" акциясенә кушылды. Бу көнне катнашучыларга Ибраһим Абдуллинның "Ялгыз калган яшьлек" әсәре буенча төшерелгән кино күрсәтелде.

Россиядә бу көн 2005 елдан бирле билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Р. “Ак каен” балалар бакчасында “Дуслык безнең  тормыш бизәге” исеме астында әңгәмә үткәрде. Китапханәче балаларга әлеге бәйрәмнең әһәмияте турында аңлатты. Балаларга дуслык турында әкиятләр,шигырьләр укыды.

  5 ноября состоялась конкурсно – игровая программа из серии « Хочу всё знать». Дети приняли участие в состязании эрудитов, они смогли проверить себя на знание русских народных сказок. Ежедневно, после мероприятий, дети играли в настольные развивающие игры, смотрели мультфильмы.

Әлеге бәйрәм безне бердәм булырга, бер –беребезне  хөрмәт итәргә өйрәтә. Бүгенге көндә хәрберебездә мондый сыйфатлар булу бик мөһим.

Татарстан Республикасы Конституциясе 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителә. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә "Конституция – илнең төп законы" исемле күргәзмә тәкъдим ителде. Күргәзмәгә Татарстан Республикасы Конституциясе хакында һәм Татарстан Республикасы гимны турында мәгълүматлар урнаштырылды. 

5 елдан соң Казан Мәрьям Ана  иконасы хөрмәтенә, халык химаясына төзелгән чиркәүне тантаналы шартларда ачу чарасы булды.

Чиркәүдә беренче келәү укылды. Анда  күрше авыллардан һәм тумышы белән әлеге төбәкләрдән булган халык катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International