Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия китап һәм китапханәнең әһәмиятен арттыру, китап укучыларны җәлеп итү өчен 8 ноябрь көнне, сәүдә йортына барып укырга китаплар тәкъдим итте. Китап укырга яратып та, китапханәгә килергә вакыт таба алмаучылар моңа бик куандылар.
2016 елнын 15 ноябрендә Теләче муниципаль районы хужалыкларында комиссия тарафыннан, техниканы кышкы саклауга кую хәм машина-трактор паркын ремонтка әзерләү буенча конкурс булып узачак.
Бу чаранын максаты – кыр эшләреннән бушаган авыл хужалыгы машиналарынын хәм техникасынын яхшы сакланышын булдыру, аларны вакытында саклауга куюны тәэмин итү хәм 2017 елгы кыр эшләренә әзерләүне оештыру тора.
Конкурс барышында, район хужалыкларында авыл хужалыгы техникасын саклауга куюның сыйфаты, машина-трактор паркының торышы, кимчелекләр күрсәтелә торган ведомостьларның булуы, ремонт участокларының техниканы көзге-кышкы чорда төзекләндерү эшләренә әзерлеге хәм шулай ук, ремонт эшләрендә катнаша торган хезмәткәрләрне матди кызыксындыру чаралары, комиссия тарафыннан, тикшереләчәк.
Балалар китапханәче Ф.А.Хазипова белән мавыктыргыч сәяхәткә кузгалдылар.Чәчәкләр,яшелчәләр,җиләк–җимешләр турында табышмаклар чиштеләр,урманда үзеңне ничек тотарга кирәклеге, нинди гөмбәләр, җиләкләр җыярга мөмкин икәнлеге турында искә төшерделәр, кроссворд чиштеләр, көз турында җырлар да җырладылар. Ахырдан «Яраткан яшелчәләр һәм җиләк –җимешләр » дигән темага рәсем конкурсы игълан ителде.
Балалар төрле кызыклы китаплар белән таныштылар. Сәламәт яшәү рәвешенә өндәү, әкиятләргә карата мәхәббәт тәрбияләү максатыннан “Әкиятләр илендә – күңелле стартлар” дип исемләнгән спорт ярышларында катнаштылар. Балалар бу ярышларда әкият геройлары ролендә булып, төрле әкиятләргә сәяхәт иттеләр.
Ул – республикабызның Төп Кануны, законнарыбызның нигезе һәм дәүләтебезнең таянычы. Бу бәйрәм республика Төп Законының аерым әһәмиятен, дәүләтнең һәм җәмгыятьнең законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга омтылышын гәүдәләндерә. Шул уңайдан, 5 ноябрь көнне, Айдар авыл китапханәсе киң катлам укучылар өчен «Тарихым данлы дастан-Ватаным Татарстан» исеме белән китап күргәзмәсе оештырды.
Әкиятләр ярдәмендә балаларны торыш белән таныштырырга ,фикер йөртергә һәм дөньяны тоярга өйрәтергә мөмкин. Әкиятләр үзеңнең гаиләңне яратырга ,хезмәтне сөяргә ,табигатькә сакчыл карарга өйрәтә. Яхшылыкка мәхәббәт һәм явызлыкка нәфрәт хисләре тәрбияли.
Балалар әкиятләр буенча сәяхәт кылдылар.
«Иң яхшы әкиятче» дигән темага конкурс игълан ителде. Балалар үзләренең элек укылган әкиятләрен искә төшерделәр, үзләренә эле таныш булмаган әсәрләр белән дә таныштылар.
Балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекне кисәтү максатыннан, 8 ноябрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә ток-шоу форматында «Канун һәм җаваплылык» исеме астында чара булып узды. Бу чараның төп максаты – яшүсмерләр арасында җинаятьчелекне кисәтү, аңлату эшләре алып бару куелды. Әлеге чарада кунак булып балигъ булмаганнар арасында җинаятчелекне кисәтү буенча инспектор Мөнир Шакиров һәм секретарь КДН и ЗП ИК ТМР РТ Рәхим Ихсанов катнашты. Алар югары сыйныф укучылары белән әңгәмә корды.
10 нчы ноябрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә педагогик советның чираттагы утырышы булып узды. Педсоветта укыту-тәрбия эшенә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Укытучылар коллективына куелган максат һәм бурычларның үтәлеше тикшерелде. Сыйныф җитәкчеләре, фән укытучылары үз эшләренә анализ ясадылар.
Хезмәткәрләрнең максаты балаларда туган якка мәхәббәт, хөрмәтләү хисе тәрбияләү.
Алар мәктәп укучыларына 41 нче ел вакыйгалары белән таныштырганнар.