“Без бит җиргә җылы, якты ямь өстәргә яратылган.”

2016 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

             “Без бит җиргә җылы, якты  ямь өстәргә яратылган.” дип исемләнгән , Алан авылының яшен- картын үз тирәсенә җыйган бәйрәм, дөрестән дә тамашачыларның да, кичәбезнең геройларының да, күңелендә якты, онытылмаслык эз калдырып,  озак сакланыр әле.Авылыбызның хөрмәтле кешеләре, хезмәт ветераннары Люция  апа һәм Фәрит абый Даутовларның бергә яшәүләренә 55 ел тулу- Зөбәрҗәт туйлары һәм яраткан укытучыбыз Люция апа Шәфыйк кызына 80 яшь тулу уңаеннан үткәрелгән гаилә бәйрәме иде бу бәйрәм.  

            Юбилярларны авыл халкы, шәкертләре, Алан авылы җирлеге башлыгы, Алан урта мәктәбе коллективы,ветераннар Советы тәбрикләде. Бәйрәм җыр моңга төрелеп, чәчәкләргә күмелеп, күңел түрендәге хатирәләрне кузгатып , тирән эчтәлекле тәрбияви мәдәни чара булып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International