16 нчы ноябрь көнне Үзәк авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Без-табигать дуслары» дигән экологик сәгать үтте.

2016 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Китапханәче Хазипова Ф.А. хайваннарның һәм үсемлекләрнең кыш килүенә ничек әзерләнүләре турында сөйләде. Балалар бик кызыксынып урман хуҗасы аю, пошилар һәм башка урманда яшәүчеләр турында тыңладылар. Сөйләү матур презентация белән дәвам итте. Чара уен формасында барды. Балалар үткән материал буенча сорауларга җавап бирделәр. И.С.Соколов-Микитовның әкиятен игътибар белән тыңладылар. Чараның ахырында балалар бу әкияткә рәсемнәр ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International