ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Журналлар күргәзмәсендә иң танылган басмалар «Сабантуй», «Салават күпере», «Ялкын» журналлары күрсәтелде, балалар журналларына күзәтү-таныштыру үткәрелде.

            Балалар сорауларга бик теләп

Безнең балалар бакчасыда тәрбияләнүче Валимухаметова Самира  Россия- күләм  конкурсында "поделка“номинацисендә, катнашып ,1 – урынга лаек булды.Самирага алга таба да уңышлар телибез!

30  октябрь көнне Кукмара районында  2004-2005 елда туган кызлар арасында волейбол буенча район беренчелеге узды. Барысы 6 команда катнашты:Кукмара районы “Зилант”, ”СОШ 4”, Саба районы, Теләче районы “Шәтке” командасы, Янил һәм Манзарас авылы командалары.

Гомуми нәтиҗәләр буенча:

1 урында – Шәтке

2 урында – “Зилант”

3 урында – Байлар Сабасы командалары

 

Кызларның тренеры: Гәбделхәев Рәшит Хаҗинур улы.

Кече Кибәхуҗа төп  һәм Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбе укучыларының өстәмә белем бирү педагогы Шаипова Р.И. җитәкчелегендәге “Балачак” бию коллективы Сабада узган, беренче татар балетмейстеры Гай Таһировның 110 еллыгына багышланган  III Республикакүләм “Шома бас” татар халык биюләре һәм этнографик бию буенча   хореография һәм фольклор коллективлары смотр- конкурсында катнашты һәм Дипломант булды. Котлыйбыз!

2016 елның 29 октябренда Ш.Биктимеров исемендәге Саба район мәдәният йортында беренче татар балетмейстры Гай Таһировның тууына 110 ел уңаеннан үткәрелгән  III Республика "Шома бас" татар биюе конкурсында Кече Кибәхуҗа төп һәм Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәпләренең "Балачак" бию коллективы да катнашты. Балалар иҗат үзәге педагогы Шаипова Р.И. җитәкчелегендәге коллектив әлеге конкурсның зона туры дипломанты булды.

Айдар мәдәният йортының фойсы көзге яфраклардан,күргәзмә- композицияләр белән бизәлгән иде. Әлеге чарада балалар  табышмакларга җаваплар әйттеләр, төрле конкурсларда катнашып кроссвордлар чиштеләр. Аларның һәрберсенә тәм-томнар таратылды. Күтәренке кәефләрен күрү үзе бер сөенеч өстәде. Йөзләрендәге шатлык-куанычтан нур балкып торды.

Концерт номерларын күңелле конкурслар, шаян сценкалар, кызыклы күренешләр белән алмашынып барды. Барысы да күтәренке күңел белән таралышты.

Балалар җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, көз турындагы табышмак табу уенында уйнадылар, бергәләп “Кабартма” әкиятен сәхнәләштерделәр.”Алтын көз” бәйрәме балалар күңелендә шатлык хисләрен уятты. Ахырдан рәсем конкурсына йомгак ясалды.

Безнең балалар бакчасыда тәрбияләнүче Валимухаметова Самира  Россия- күләм  конкурсында "поделка“номинацисендә, катнашып ,1 – урынга лаек булды.Самирыга алга таба да уңышлар  телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International