ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

30 ноябрьдә акциядә катнашучылар тарафыннан язучының иң яхшы әсәрләре кычкырып укылды. Теләче җирлекара китапханәсендә дә Теләче мәктәбенең 8 сыйныф укучылары өчен Б.В.Шергинның тормыш юлына, иҗатына багышланган дәрес уздырылды. Укучылар язучының “Для увеселенья” дип аталган хикәясен кычкырып укыдылар. Бу әсәр буенча күрсәтелгән презентация әсәрне яхшырак аңларга ярдәм итте.

Шул максаттан чыгып, безнең балалар бакчасында да рус теленә өйрәтү төрле формаларда оештырыла,күрсәтмә-таратма материал, уенчыклар, маскалар, аудио-видео язмалар кулланыла. Бүген дә балалар тәрбиячеләре Сөнгатуллина Ф.А. белән “Уенчыклар” темасы буенча элек алынган белемнәренә уен формасында йомгаклау ясадылар.

Алар берләшмәдә айга 1 мәртәбә шөгыльләнәләр. "Журнал көне" буларак уздырылган очрашуда берләшмә членнары журнал битләренә күзәтү ясадылар, кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар. "Журналлар иленә сәяхәт" күргәзмәсе аша "Журналны таны" викторинасында да актив катнаштылар. Өйләренә яратып укый торган "Сабантуй", "Салават күпере", "Ялкын “ журналларын яздырып алдылар.

Балаларның бакчада  эш дәфтәрләре белән эшләүләре зур нәтиҗә бирә., Дәфтәрләр белән эшләгәндә балалар кабатлыйлар, бер –берсенә сораулар бирәләр, уйлау сәлатләре арта.  Бик уңай ягы, балалар үзләренең эшчәнлектә эшләгән дәфтәрләрен өйгә алып кайтып әти-әниләре белән кабатлый алалар.


3
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле Теләчелеләр! Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Илебез халкы өчен уртак булган әлеге бәйрәмнең тамыры Россия дәүләте барлыкка килү өчен иң мөһим шартлар тудырган ерак тарихка һәм вакыйгаларга барып тоташа.

Безнең һәрберебез үзенең киләчәген республика язмышы, үзе яши һәм эшли торган ил язмышы белән бәйли. Бүгенге Татарстан – ул Россия Федерациясенең иң куәтле сәнәгый һәм заманча алдынгы регионнарыннан берсе. Дини татулык һәм толерантлылыкның рухи нигезен киләчәктә дә ныгыту кирәклеген аңлап, без төрле халыкларның мәдәни байлыкларына һәм гореф-гадәтләренә ихтирамлы булырга, ил эчендә милләтара тотырыклылыкка янаган куркынычларга каршы актив каршы торырга тиешбез. Ватаныбызның лаеклы иртәгәсе, киләчәк буыннарның иминлеге хакына берләшеп, күпмилләтле илебезнең куәтен арттыруга, бөтендөнья икътисадында һәм сәясәттә туган катлаулы хәлдән чыгуга без лаеклы өлеш кертәбез. Безнең көч – бердәмлектә!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International