ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Мондый төр чаралардан китапханәчеләр дә читтә калмыйлар.  Ярминкәгә Олы Мәтәскә авылы китапханәчесе Хуҗиәхмәтова З.Г.  барды. Ярминкәдә сөт продуктлары, кайнатмалар, тозланган кыяр-помидорлар, салатлар һәм бәйләнгән әйберләр сатылды. Ярминкәгә халык күп килгән иде. Алып барган әйберләр сатылып бетте. Ярминкә бик күңелле үтте.

Лагерьнең икенче көне ял итүче балаларны кабат җыйды. “Акчарлак” лагеренда  көн иртәнге гимнастикадан башланып китте. Аны иртәнге аш алыштырды. Соңыннан, лагерьнең планында каралганча, волейбол ярышлары уздырылды. Очрашу нәтиҗәләре буенча беренче урынга “Патриот” командасы чыкса, икенче урында “Юнармейцы”. Патриотларны җиңүләре белән котлыйбыз, аларга киләчәктә уңышлар телибез!

Бу конкурс балаларда тирә-юньнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү, патриотизм хисләре тәрбияләү, туган бистәңне һәм Теләче районын ярату аны тагын да матуррак итү хисләре тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Барлык катнашучыларга да баллы призлар бирелде.

Көз...  Кемдер аның килүенә чын күңелдән шатлана, ә кемдер көенә. Чөнки көз ул моңсу, көз ул сагышлы. Ләкин ничек кенә булмасын, һәр ел фасылының да үз матурлыгы бар. Алтынга манылган урманнар, бакча тулы өлгергән яшелчә, җиләк-җимеш бары көздә генә! Безнең Олы Мәтәскә балалар бакчасы балалары да бүгенге бәйрәмебездә көзгә багышланган җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, уеннар уйнадылар, рәхәтләнеп ял иттеләр.

Балалар «Сказочный аукцион», «Магический кристалл», «Путанка» дип аталган бәйгеләрдә катнаштылар, «Музыкальный марафон» вакытында мульфильмнардагы җырларны искә төшерделәр.

29 октябрь конне, Алан авылы мәдәният йортында башлангыч класс укучылары һәм балалар бакчасында тэрбияләнүче нәниләр өчен бик күңелле һәм истә калырлык- “Көзге бал” бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмне китапханәче Хисамиева Г.Ә., тәрбияче Гарипова А. Ф.,  педагог-оештыручы Фаттахова А. үткәрделәр.Төп максат- көзге бәйрәм белән таныштыру, туган як табигатен яратырга һәм сакларга кирәк икәнен, һәр ел фасылынын үз матурлыгы очен яратырга ойрәтүне балаларга мавыктыргыч уеннар, җыр һәм биюләр, кызыклы китаплар аркылы җиткерү иде.

Ахырдан балаларга тәрбиячеләр янгын очракларын булдырмау өчен ни эшләргә кирәклеге турында сөйләделәр, телефон номерларын кабатлап үттеләр.

Китапханәче балаларны яңа кайткан китаплар белән таныштырды.Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар,табышмаклар   чиштеләр, әкияти сорауларга җавап бирделәр, ахырдан “Колобок” курчак театрын карадылар.Балаларның барсына да бик охшады.

Акция Архангель шәһәрендә туган, талантлы язучы, рәссам Борис Викторович Шергинны искә алу көне уңаеннан үкәрелде. Күргәзмәгә язучының иҗатын, тормыш юлын яктырткан материаллардан мәгълүматлар куелды. Борис Викторович Шергин - кызык һәм тапкыр Шише турында әкиятләр авторы, бу әкият балаларга һәм олыларга бик кызыклы. Язучының иҗатында аерым бер урынны аның көндәлекләре алып тора. Ул аларда төньякның табигате, мәдәнияты, көнкүреше, гореф -гадәтләре һәм төньяк Архангельскның сәнгать һөнәрләре турында яза. Акция барышында укучылар күргәзмә белән таныштылар, "Волшебное кольцо", "Двинская земля" исемле әсәрләрен укып әңгәмә үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International