Көз ае, гадәттә, күңелсез һәм моңсу, дип санала. Ләкин урамда болытлы һава дип һич кенә күңелсезләнеп утырырга ярамый!

2016 елның 1 ноябре, сишәмбе

29 октябрь конне, Алан авылы мәдәният йортында башлангыч класс укучылары һәм балалар бакчасында тэрбияләнүче нәниләр өчен бик күңелле һәм истә калырлык- “Көзге бал” бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмне китапханәче Хисамиева Г.Ә., тәрбияче Гарипова А. Ф.,  педагог-оештыручы Фаттахова А. үткәрделәр.Төп максат- көзге бәйрәм белән таныштыру, туган як табигатен яратырга һәм сакларга кирәк икәнен, һәр ел фасылынын үз матурлыгы очен яратырга ойрәтүне балаларга мавыктыргыч уеннар, җыр һәм биюләр, кызыклы китаплар аркылы җиткерү иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International