Алар берләшмәдә айга 1 мәртәбә шөгыльләнәләр. "Журнал көне" буларак уздырылган очрашуда берләшмә членнары журнал битләренә күзәтү ясадылар, кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар. "Журналлар иленә сәяхәт" күргәзмәсе аша "Журналны таны" викторинасында да актив катнаштылар. Өйләренә яратып укый торган "Сабантуй", "Салават күпере", "Ялкын “ журналларын яздырып алдылар.