30 октябрь көнне Кукмара районында 2004-2005 елда туган кызлар арасында волейбол буенча район беренчелеге узды. Барысы 6 команда катнашты:Кукмара районы “Зилант”, ”СОШ 4”, Саба районы, Теләче районы “Шәтке” командасы, Янил һәм Манзарас авылы командалары.
Гомуми нәтиҗәләр буенча:
1 урында – Шәтке
2 урында – “Зилант”
3 урында – Байлар Сабасы командалары
Кызларның тренеры: Гәбделхәев Рәшит Хаҗинур улы.