Айдар мәдәният йортының фойсы көзге яфраклардан,күргәзмә- композицияләр белән бизәлгән иде. Әлеге чарада балалар табышмакларга җаваплар әйттеләр, төрле конкурсларда катнашып кроссвордлар чиштеләр. Аларның һәрберсенә тәм-томнар таратылды. Күтәренке кәефләрен күрү үзе бер сөенеч өстәде. Йөзләрендәге шатлык-куанычтан нур балкып торды.