ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2016 ел
җомга

27 октябрь көнне Теләче мәктәбенең спорт залында район мәктәпләре арасында “Кэс-баскет” мәктәп баскетбол лигасының муниципаль этап туры узды. Ярышта районның 9 мәктәбе: Алан, Олы Мәтәскә, Олы Мишә, Олы Нырсы, Иске Җөри, Теләче, Үзәк һәм Шәдке мәктәпләрендә укучы 1999 елгы яшүсмерләр катнашты.

30 октябрь – репрессия  корбаннарын искә алу көне. 20 нче гасырда нахакка рәнҗетелеп , үлемгә дучар ителгәннәр бик күп. Баландыш төп мәктәбендә бүген сыйныф сәгатьләре шушы темага багышланып  үткәрелде. Укучыларга бу афәт турында мәгълумат бирелде. Дәресләр презентация рәвешендә  узды , милли  төбәк  материаллары  файдаланылды.

Сентябрь  башында  һәр  укучы  дәреслекләр  белән тәэмин ителә.  Дәреслекләр мәктәп милке булып  санала. 23 октябрь  көнне  Олы Мишә урта мәктәбендә  шушы дәреслекләрнең  торышы   тикшерелде. Рейд нәтиҗәләреннән күренгәнчә, укучыларыбыз  дәреслекләрен  тышлап, чиста-пөхтә йөртәләр, расписание буенча барлык дәреслекләре дә бар. Китапларны саклап тотыйк, чөнки  алар  белем  чыганагы.

Күптән түгел генә әлеге мәдәният йортында берләшмәгә йөрүче балалар белән төрле кызыклы -мавыктыргыч уеннар уйналган. “Бу уеннар безнең әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен яңартты, укучыларның кызыксынуларын арттырды. Алар бу уеннарда бик теләп катнаштылар”, - дип хәбәр итте мәдәният йорты директоры Гөлнур Гимранова.

25 октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә,клуб белән берлектә, Теләче районы оешуга 25 ел тулу уңаеннан “Мин монда тудым һәм шуңа якын туган төбәгем” исемле әңгәмә - сөйләшү үткәрелде. Гражданлык хисе кечкенәдән туган йортыңны, урамыңны, гаиләңне яратудан, туган төбәгеңнең тарихын һәм мәдәниятын өйрәнүдән башлана.Әңгәмәдә районның үткәне,хәзергесе,күренекле кешеләре турында сөйләшенде.

Балыклы мәдәният йортында  22 октябрь көнне  “Кабак бәйрәме”  узган. Кичә дәртле биюләр, җырлар белән аралаштырылып барылган. 

  “Көзге бал” иң матур күңелле бәйрәмнәрнең берсе. Аны  әлбәттә истә калырлык итеп үткәрү өчен оештыручылардан бик зур фантазия һәм әзерлек сорала.

        22 октябрь көнне Шәтке урта гомуми белем бирү мәктәбендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Көзге бал” кичәсе  үткәрелде. Кичәдә балалар төрле кызыклы, мавыктыргыч  конкурсларда катнаштылар. Әлеге конкурслар белән алар үзләренең иҗади эшчәнлекләрен күрсәттеләр.  

Олы Мәтәскә мәдәният йортында театр берләшмәсенә йөрүче укучылар белән "Җырлыйк әле,җырлап ачыла күңел" музыкаль-кичә үткәрелде. Балалар берләшмәгә бик теләп йөриләр, мәдәният йортында үткәрелгән чараларда актив катнашалар. Мондый чаралар балаларны төрле яктан ачарга,аларның сәләтләрен үстерүгә зур ярдәм күрсәтә. 

Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре китап һәм китапханәнең әһәмиятен арттыру, китап укучыларны җәлеп итү өчен 25 октябрь көнне “Библиотека вне стен” дип аталган проект кысаларында эшне дәвам итеп, оешмаларга чыгып укырга китаплар тәкъдим иттеләр. Китап укырга яратып та, китапханәгә килергә вакыт таба алмаучылар аларны сөенеп каршы алды.

Ул балаларны китапханә тарихы белән таныштырды, китапка сакчыл караш кебек төшенчәләрне аӊлатты. Укучылар үзләренә ошаган китапларны сайлап алдылар. Укучыларныӊ һәрберсенә «Китап укучы таныклыгы» һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International