Күптән түгел генә әлеге мәдәният йортында берләшмәгә йөрүче балалар белән төрле кызыклы -мавыктыргыч уеннар уйналган. “Бу уеннар безнең әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен яңартты, укучыларның кызыксынуларын арттырды. Алар бу уеннарда бик теләп катнаштылар”, - дип хәбәр итте мәдәният йорты директоры Гөлнур Гимранова.