Барысы 6 команда катнашты: Кукмара районы “Зилант”, ”СОШ 4”, Саба районы, Теләче районы “Шәтке” командасы, Янил һәм Манзарас авылы командалары.
Аларны солдат хезмәте белән таныштырды.
Олы Мишә урта мәктәбендә, 28 нче октябрь көнне, “Уңыш бәйрәме” үтте. Бәйрәм” Тәмле” ярминкәсеннән башланды. Укучылар көзге уңыштан ризыклар әзерләп тәкъдим иттеләр. Ярминкәдә сату-алу эшләре бик яхшы барды. Кичәнең икенче өлешендә “Көзге бал” программасы белән 1-7 сыйныф укучылары чыгыш ясады. Программада көзге композицияләргә конкурс , җыр-бию чыгышлары, күңелле уеннар оештырылды. Бәйрәмгә көз кызы ”Сөмбелә”, “Буран әбиләре” ,әкият геройлары кунакка килде. Уңыш бәйрәменең өченче өлешендә 8-11 нче сыйныф укучылары чыгыш ясады. Өлкән сыйныф укучылары җыр-бию, скетчлар, уеннар аша үзләренең иҗади осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәм дискотекасы кичәгә ямь өстәде, укучыларга ял бирде.
Бүген Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә көзге каникулга китү уңаеннан “Көзге чорда куркынычсызлык кагыйдәләре” дигән тема астында сыйныф сәгатьләре уздырылды. Укучыларга юлларда, җәмәгать урыннарында, сулыклар тирәсендә сак булу, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләнелде. Шулай ук укучылар сыйныф бүлмәләрен тәртипкә китерделәр. Каникул чорына эш планы белән таныштылар.
28 нче октябрь көнне Баландыш төп мәктәбендә нәни укучыларның көтеп алган – “Алтын көз” бәйрәме уздырылды. Ул ярыш формасында алып барылды . Ике команда :” Көзге яфраклар “ һәм “Алтын яфраклар “ ярышты. Алар сәнгать ягыннан да , тапкырлыкта, зирәклектә,җитезлектә сыналдылар. Бәйге дуслык җиңүе белән тәмамланды. Ахырдан укучыларга көз күчтәнәчләре таратылды, чәй эчү оештырылды. Бәйрәмгә кунак булып ясле – бакча балалары да килгән иде.
28 октябрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә Халыкара музейлар көне уңаеннан тәрбия сәгате уздырылды. Әлеге тематик дәрестә инглиз теле укытучысы Исмайылова А.И. балаларны дөньяның иң танылган музейлары белән таныштырды.
Бәйрәмебез укучылар пешереп алып килгән “Тәмле” ярминкәдән башланды. Шушы сый-нигъмәтләр белән сыйланып, бай өстәл артында кичәбез дәвам итте.
28 октябрь көнне Теләче урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучылары өчен “Сәләтле балалар белән эшләү алымнары” темасына район семинар -практикумы үтте. Семинар-практикумда Нуретдинова Г.К. (1б сыйныфта азбукадан), Фархуллина Г.З. (3в сыйныфта рәсемнән), Саттарова Т.Ф. (4а сыйныфта җырдан), Мухаметгалиева З.Т. (3б сыйныфында математикадан) ачык дәресләр күрсәттеләр. Семинар-практикумда катнашучылар Фархуллина Г.З. оештырган “Картина өстендә эшләү” буенча мастер-класста, Шамсутдинова Г.Р. үткәргән “Көзге багланышлар” темасына класстан тыш чарада катнаштылар. Түгәрәк өстәлдә башлангыч белем бирү буенча методист Закирова С.Г. “Сәләтле балалар белән эшләү алымнары” темасына, Теләче урта мәктәбенең башлангыч белем бирү буенча директор урынбасары Мифтахова В.Г. “Сәләтле балалар белән эшне оештыру” чыгыш ясадылар.
Хөрмәтле автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз!
Татарстанның тормышы күп яктан транспорт тармагы эшчәнлеге белән бәйле. Автомобиль транспорты көн саен республикада йөзләрчә мең пассажир, меңнәрчә тонна йөк ташый, нефть һәм химия комлекслары, социаль өлкә эшчәнлеген тәэмин итә.
Транспорт тармагы ветераннары һәм хезмәткәрләре! Сезне якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйбыз! Фидакарь хезмәтегез, югары һөнәри осталыгыгыз ярдәмендә зур нәтиҗәләргә ирешәсез һәм алга кыю бурычлар куясыз. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, муллык телибез!