“Сәләтле балалар белән эшләү алымнары”

2016 елның 28 октябре, җомга

28 октябрь көнне Теләче урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучылары өчен “Сәләтле балалар белән эшләү алымнары” темасына район семинар -практикумы үтте. Семинар-практикумда Нуретдинова Г.К. (1б сыйныфта азбукадан), Фархуллина Г.З. (3в сыйныфта рәсемнән), Саттарова Т.Ф. (4а сыйныфта җырдан), Мухаметгалиева З.Т. (3б сыйныфында математикадан) ачык дәресләр күрсәттеләр. Семинар-практикумда катнашучылар  Фархуллина Г.З. оештырган  “Картина өстендә эшләү”  буенча мастер-класста,  Шамсутдинова  Г.Р. үткәргән  “Көзге багланышлар” темасына класстан   тыш чарада катнаштылар. Түгәрәк өстәлдә башлангыч белем бирү буенча методист Закирова С.Г. “Сәләтле балалар белән эшләү алымнары” темасына, Теләче урта мәктәбенең башлангыч белем бирү буенча директор урынбасары Мифтахова В.Г. “Сәләтле балалар белән эшне оештыру” чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International