Уңыш бәйрәме

2016 елның 31 октябре, дүшәмбе

Олы Мишә урта мәктәбендә, 28 нче октябрь көнне, “Уңыш бәйрәме” үтте. Бәйрәм” Тәмле” ярминкәсеннән башланды. Укучылар көзге уңыштан ризыклар әзерләп тәкъдим иттеләр. Ярминкәдә сату-алу эшләре бик яхшы барды. Кичәнең икенче өлешендә “Көзге бал” программасы белән 1-7 сыйныф укучылары чыгыш ясады. Программада көзге композицияләргә конкурс , җыр-бию чыгышлары, күңелле уеннар оештырылды. Бәйрәмгә  көз кызы ”Сөмбелә”, “Буран әбиләре” ,әкият геройлары кунакка килде. Уңыш бәйрәменең өченче өлешендә 8-11 нче сыйныф укучылары чыгыш ясады. Өлкән сыйныф укучылары җыр-бию, скетчлар, уеннар аша үзләренең иҗади осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәм дискотекасы  кичәгә ямь өстәде, укучыларга ял бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International