ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Балалар бәйрәмгә алдан ук әзерләнә башлый. Тәрбияче   балаларга көз, яшелчәләр, җиләк-җимешләр турында төрле  шигырьләр ятларга бирә, биюләр, җырлар өйрәтә.  Әти-әниләргә көзге уңышлардан  күргәзмәгә кул эшләре ясарга  әйтелә.

          Бәйрәмдә һәр бала үзенең сәләтен күрсәтте. Җыр,бию, шигырьләр янында әкият үз урынын алды. “Шалкан” әкиятен балалар бакчасында барысы да ярата. Бу әкият балаларның дуслыгын ныгыта, бер-берсе белән сөйләм телен үстерә, бердәмлеккә өйрәтә.

            Бәйрәмнең икенче өлешендә кулдан ясалган әйберләргә бәя бирелде. Әти-әниләрнең балалар белән бергә ясаган кул эшләре бәйрәмне тагын да җанландырды. Балалар бер-берсенең  эшләгән  эшләренә карап сокландылар, куандылар. Балаларга бәйрәм бик ошады.


31
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Көз турында бик күп шигырьләр иҗат ителгән. Бәйрәмдә  С.Есенин, О. Бергольц шигырьләре яңгырады. Балалар бу гаҗәеп ел фасылына багышланган конкурсларда, уеннарда, әдәби викторинада теләп катнаштылар.

Ләкин урамда болытлы һава дип һич кенә күңелсезләнеп утырырга ярамый! 29 октябрь көнне, Алан авылы мәдәният йортында башлангыч класс укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр өчен бик күңелле һәм истә калырлык- “Көзге бал бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмне китапханәче Хисамиева Г.Ә., тәрбияче Гарипова А. Ф.,  педагог-оештыручы Фаттахова А. оештырдылар. Төп максат- көзге бәйрәм белән таныштыру, туган як табигатен яратырга һәм сакларга кирәк икәнен, һәр ел фасылының үз матурлыгы өчен яратырга өйрәтүне балаларга мавыктыргыч уеннар, җыр һәм биюләр аркылы җиткерү иде.

Күргәзмәгә китап укучылар ихтыяҗын һәм яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып рус һәм татар телендәге китаплар куелды. Алар төрле елларда һәм төрле жанрда иҗат ителгән. Күргәзмә ай саен, яңа кайткан китаплар белән тулылындырылып торачак.
 

  29 октябрь көнне Саба районы мәдәният йортында  “Шома бас!” татар халык һәм этнографик биюләре буенча хореография һәм фольклор коллективлары смотр - конкурсының зона туры узды. 

   Конкурста Шәдке авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Тамчы» бию коллективы да катнашты.

Бәйрәмдә балалар җырлар,биюләр, уеннар уйнадылар. Кичәбез бик күңелле үтте.

Көзге каникул чорында Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә көзге мәктәп яны лагеры эшли башлады. Көзге ялны оештыруның максаты – укучыларның сәламәтлеген ныгыту, аларның иҗади сәләтләрен үстерү һәм балаларның ялларын дөрес итеп оештыру. Лагерь программасының эчтәлеге, чараларның формалары, эш методлары укучыларның ихтыяҗларын һәм педагогик коллективның тәкъдимнәрен исәпкә алып төзелде. Лагерьның беренче көнендә балалар отрядларга берләштеләр, девиз һәм отряд җырларын өйрәнделәр.

Әле кайчан гына беренче сентябрь иде . Үзенең мәшәкатьләре, хезмәтләре, бакчада һәм кырдагы эшләрен артта калдырып беренче чирек тә тәмамланды. Максабаш  башлангыч мәктәбе укучылары I чирекне ничек тәмамладылар соң? Быелгы уку елында мәктәптә 7  укучы белем һәм тәрбия ала.Шуларның 3се 1нче сыйныф укучылары .Ә  3 укучы чирекне "4" һәм "5" билгеләренә тәмамлады.Әфәрин,укучылар! Алдагы чирекләрдә дә сезгә уңышлар һәм сәламәтлек телибез.

Зурлар төркеменнән башлап бакчабызда балаларга инглиз теле өйрәтелә. Балаларның төп эшчәнлеге- уен, шуны истә тотып чит телне өйрәнү дә уен формасында алып барыла. Уен барышында балалар кызыксынып, авырыксынмыйча яңа сүзләрне үзләштерәләр, сорауларга җавап бирергә, аралашырга өйрәнәләр.

Бу конкурста Татарстаныбызның ботен районнарыннан да талантлы яшь музыкантлар катнашты. Шулар арасыннан Теләче сәнгать мәктәбең  хәзерге вакытта Казан музыка көллиятендә белем алучы укучыбыз Фархуллин Ильяс та катнашты  Һәм призлы икенче урынга лаек булды. Җитәкчесе Халиуллин Фидаис Зиннатуллович.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International