ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2016 ел
җомга

Укучыларга табигатьне саклауның нинди әһәмиятле эш икәне турында сөйләнде. Алар “Экологик  сукмак” буйлап атладылар табышмакларга, мәкальләргә, викторина сорауларына җаваплар таптылар. 

Китап укучыларга яңа китаплар алып барып бирелде. Китапханәче яңа кайткан китаплар белән дә таныштырды.

Олы Мишә авыл китапханәчесе, Газизова Р.Ш. Державинның иҗатын популярлаштыру максатыннан Бөтенроссия Державин фестивале кысаларында үткәрелүче конкурска Олы Мишә урта мәктәбеннән 9 сыйныф укучысы Миннебаева Л.М. һәм студент Яруллина Д.Х. сөйләве буенча төшерелгән видеоматериаллар җибәрде. Конкурста катнашучы укучыларга уңышлар телибез

Кайсы  төркемдәге балаларны алсак та, алар  төрле рольләргә кереп, сәхнә әсәрләрен уйнарга ярата.  Театр дөньясында бала эчке һәм тышкы халәте белән икенче төрлегә әйләнә. Бу вакытта баланың сөйләм теле ныгый, характер сыйфатлары төрлеләнә, баланың икенче яктан сәләтләре ачыла, хәтере яхшыра.  Тәрбияче баланың үз-үзен тотышындагы, иптәшләре белән мөнәсәбәтендәге үзгәрешләрне бик тиз күреп ала. Баланың матур әдәбиятка якын булуы кечкенәдән үк хәтерендә калдырып сөйләвенә дә зур йогынты ясый.

Максат: Ике кечкенә саннан 3 санын төзү һәм ике кечкенә санга таркату.1дән 9га кадәр цифрлар белән таныштыруны дәвам итү.Күппочмаклылык турында күзаллау тудыру, аның якларын, почмакларын һәм биеклеген табу.Ел вакытлары һәм көз айлары турында белемнәрен ныгыту.

Безнең балалар бакчасында ,зурлар төркемендә ”Көзге матурлык” исеме астында конкур-күргәзмә оештырылды. Балалар әти-әниләр ярдәме белән табигый материаллардан ,көзге яшелчә уңышыннан, яфраклардан  төрле кул эшләнмәләре ясаганнар. Кул эшләре бик матур.

Әммә алтын көзнең үзенә күрә сихри тарту көче  бар. Ул- матур  һәм  табигать хәзинәләренә бай ел фасылы.   Көзнең алтынлыгы, аның кадере, барыннан да бигрәк, көзге муллык белән билгеләнә.  Шушындый гүзәл ел фасылында  Көз бәйрәмнәре уздыру матур традициягә әйләнде. 26 октябрь көнне Айдар авылы китапханәсендә «Көзсылуга сәяхәт” дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырылды. Чарада алтын көзгә мәдхия җырлаган шигырьләр, матур җырлар яңгырады. Катнашучыларда конкурс программасы зур кызыксыну уятты. Укучылар мәкаль-әйтемнәрнең дәвамын әйттеләр, агач яфракларына яшеренгән  табышмакларны чиштеләр. “Һава торышы” конкурсында халык сынамышларын искә төшерделәр, “Көзге викторина” сорауларына җавап бирделәр. Бәйрәм барышында «Көздән күзләр камаша” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Барлык катнашучылар баллы күчтәнәчләр һәм яхшы кәеф белән өйләренә таралдылар.

Һәр атнаның бер көнендә берләшмәгә йөрүче ханымнар китапханәгә җыела. Алар биредә бер-берсе белән аралашып, яңа китап-журналлар белән танышып, тәҗрибә уртаклашып, киңәшләр бирешеп, фикердәшләр табып, кул эшләренә осталыкларының серләрен бүлешеп, ял итеп кайталар. Хатын-кызлар өчен оешкан “Оста куллар” берләшмәсе китап укучылар арасында бүген дә популяр булып эшен дэвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International