ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2016 ел
җомга

Акция Архангель шәһәрендә туган талантлы язучы, рәссам һәм фольклорчы, Борис Викторович Шергинны искә алу көненә туры китереп үткәрелде. Биредә помор язучысының «Миша Ласкин», «Ваня Датский», «Гости с Двины», «Для увеселенья», «Волшебное кольцо», «Золоченые лбы», «Шиш московский» кебек әкиятләре һәм хикәяләре, «Одно дело делаешь, другого не порть» хикәяләрендәге мәкальләр укылды. Һәр бала авторның бер әсәрен сайлап алды һәм иптәшләре каршында сәнгатьле итеп укып күрсәтте. Кичә ахырында балалар “түгәрәк өстәл” артына җыелдылар һәм укылган әсәрләр буенча фикер алыштылар.

Укучыларга китапханәгә сентябрь һәм октябрь айларында кайткан яңа китаплардан күргәзмә оештырылды. Китап укучылар күргәзмәгә куелган китапларны кызыксынып карадылар. Бик ошаткан китаплар өйләренә дә бирелде.

Бу атна барышында Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә Репрессия корбаннарын  искә алу көнен билгеләп үттеләр. Сыйныф сәгатьләрендә әлеге темага кагылышлы әңгәмәләр булып узды. Бүген, 27 октябрь көнне 11 нче сыйныф укучылары  катнашында “30 нчы елларның кара битләре” темасына тарих сәгате үтте. Укучылар әлеге теманы яктырткан  сюжетлар, презентацияләр карады. Мәктәп китапханәсендә оештырылган китап күргәзмәсе белән танышты.

26 нчы октябь көнне Айдар мәдәният йортында, китапханә белән берлектә традицион рәвештә уздырылып килүче  Уңыш-2016! "Бездә- Кабак бәйрәме!" дип исемләнүче- укучы балалар  катнашында күңелле, уен-конкурслы бәйрәм чарасы уздырылды. Айдар мәдәният йортының фойсы көзге яфраклардан,күргәзмә- композицәләр белән бизәлгән иде. Әлеге чарада балалар  табышмакларга җаваплар әйттеләр, төрле конкурсларда катнашып кроссвордлар чиштеләр. Аларның һәрберсенә тәм-томнар таратылды. Күтәренке кәефләрен күрү үзе бер сөенеч өстәде. Йөзләрендәге шатлык-куанычтан нур балкып торды. Балаларга бәйрәм бик ошады. 

Алар мәктәп программасы буенча да, үзләренең укырга  теләгән китапларын да алалар.  Ә менә яшьләр күбрәк атна азагында гына килә алалар.  Укучылар да, яшьләр дә  китапханәгә килгәч фойеда  шашка, шахмат уйныйлар, күбесе газета – журналлар белән танышалар.

Һәр кеше үз бусагасын атлап чыгуга юлга эләгә. Юлның үз кагыйдәләре һәм законы бар. Аларны катгый рәвештә үтәргә кирәк. Урамда юл куркынычсызлыгы нигезе-машина йөртүчеләрнең һәм җәүялеләрнең сак булуында, юл кагыйдәләрен саклавында.

            Балаларга «Юл кагыйдәләре илендә» дигән танып белү-уен программасы тәкъдим ителде. Балалар юл кагыйдәләрен белүләрен, светофор сигналлары белән  таныш булуларын, пассажир һәм җәяүле кагыйдәләрен саклауларын күрсәттеләр. Чара бик күңелле үтте.

            «Юл кагыйдәләре» дигән күргәзмә-чакыру «Светофория иленә сәяхәт» дигән презентация китапханәгә килүчеләрдә зур кызыксыну уятты.

26 октябрь көнне китапханәче Гөлфия Мухаметшина күчмә китапханә белән Җәнәй авылына хезмәт күрсәтте. Китапханәсез авылларны китап белән тәэмин итеп торуның мондый юлы- укучыларны рухи азык белән бәйләп торса, ә китапханәчеләр өчен - китап укучылар саны арту белән бик отышлы.

Бу чараны түгәрәк җитәкчесе Абдурахманов А.П. бик кызыклы итеп оештырды. Ул балаларны уен формасында пешка һәм ат фигуралары белән йөрергә, диоганаль һәм вертикаль линияләр төзергә өйрәтте.

2016 елның 24 октябрь көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре видеокоференция җыелышында катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International