2016 елның 26 октябрь көнендә “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре график нигезендә консультатив көн белән Алан авыл җирлегендә булып кайттылар. Алар социаль яктан авыр тормышлы гаиләләргә проблемаларын чишүдә хезмәт күрсәттеләр.
Бүгенге рәсем шөгылендә зурлар төркеме балалары көзге табигатьнең үзенчәлекле якларын кәгазьгә төшерделәр. Рәсем аркылы балалар көзге табигатьнең матурлыгына ничек соклана белүләрен, күзәтүчәнлекләрен һәм кызыксынучанлык сыйфатларын чагылдырдылар.Рәсем аркылы алар сүзлек запасларын үстерделәр. Табышмаклар, шигырьләр өйрәнделәр. Бергәләп җырлы-уен "Көз һәм яңгыр" уенын уйнадылар.
Бүген, ягъни 27 октябрь көнне, Олы Мишә урта мәктәбенең 4,6 һәм 8 нче сыйныф укучылары Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан җибәрелгән диагностик тест биремнәрен үтәделәр. Тест оф-лайн күзәтү астында узды. Укучылар, мөстәкыйль рәвештә тест эшләрен эшләп, үзләренең белемнәрен сынадылар
Фестивальдә катнашучыларны, тамашачыларны һәм оештыручыларны республика җитәкчелеге исеменнән ТР Дәүләт советы Рәисе, фестивальнең оештыру комитеты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Безнең районнан әлеге гала- концертта Нурания Гильмутдинова катнашып лауреат исеменә лаек булды.
Анда икенче кечкенәләр һәм мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар катнашты.
...Бәйрәмчә бизәлгән залга кинәт кенә Көзбикә йөгереп керде. Ул үзе белән табышмаклар һәм күптөрле уеннар алып килгән. Балалар бик тырышып табышмакларга җаваплар эзләделәр, кунакка үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр: рус һәм татар телләрендә җырладылар, көз турында шигырьләр сөйләделәр. “Кояш һәм яңгыр”, “Бакчада әйлән-бәйлән” уеннарыннан да берәү дә читтә калмады. Бәйрәм соңында Көзбикә балаларны тәмле алмалар белән сыйлады.
Бу бәйрәмдә 70 ләгән укучы катнашты. Балалар “Яңгыр тамчысы” һәм “Салават күпере”дип исемләнгән командаларга бүленеп үзләренен көчләрен сынады. Көзге байлыктан файдаланып төрледән- төрле кул эшләре бәйрәм бизәге булып түрдә урын алды. Җюри әгзаларына урын билгеләргә авырга туры килде, шулай да әкият костюмы белән чыгыш ясап 1 урын Махмутова Диләрә, 2 урын Закирова Гүзәл, 3 урын Ахметзянова Айсинәгә бирелде. Катнашучылар истәлекле бүләкләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр. Бәйрәмгә килгән барлык балалар,әти-әниләр бәйрәм ахырында татлы арбуздан авыз иттеләр.
Укучылар конкурсларда катнашып. эти-энилэр, сыйныфташлары алдында курсэтеп имтихан тоттылар. жинучелэр дипломнар белэн булэклэнде.
27 нче октябрь көнне Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә 2 сыйныф укучылары өчен “Минем туган авылым” дигән темага сыйныф сәгате үтте. Сыйныф сәгатендә укучылар туган авылыбыз –Алан, аның матурлыгы, табигате, хезмәт сөючән кешеләре турында сөйләштеләр. Бу “Туган авылым - Алан” дигән проект эше өчен бик файдалы материал булды.
Ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү 8 нче сыйныф укучылары өчен күркәм гадәткә әйләнде. Бу юлы алар, эш белән ярдәм итү өстенә, хезмәт ветераны Миңлегөл әби Йосыпова белән бик җылы очрашу да үткәрделәр. Әлеге очрашу укучыларга тарих битләрендә калган сугыштан соңгы авыр елларны күзалларга, хезмәт кешесенең шатлык – борчуларын аңларга ярдәм итте. Миңлегөл әби исә үзен онытмаулары, аның тормышы, көнкүреше белән кызыксынып, ярдәм итеп торулары өчен укучыларга рәхмәтле булуын әйтеп озатып калды.