Чарада белем һәм тәрбия бирү үзәге җитәкчесе Т.Р. Имамиев, аның урынбасары Л.Р. Заһидуллина, методист Д.П.Чернов һәм балаларның әти-әниләре катнашты. Ачык дәрес “Пешка һәм ат йөреше” исеме астында узды, ахырда балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Безнең балалар бакчасыда тәрбияләнүче Шамсутдинов Гадел Россия- күләм конкурсында "Сказочная страна“номинацисендә, катнашып ,1 – урынга лаек булды. Шамсутдинов Гаделгә алга таба да уңышлар телибез!
Сентябрь башында һәр укучы дәреслекләр белән тәэмин ителә. Дәреслекләр мәктәп милке булып санала. 23 октябрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә шушы дәреслекләрнең торышы тикшерелде. Рейд нәтиҗәләреннән күренгәнчә, укучыларыбыз дәреслекләрен тышлап, чиста-пөхтә йөртәләр, расписание буенча барлык дәреслекләре дә бар. Китапларны саклап тотыйк, чөнки алар белем чыганагы.
Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре китап һәм китапханәнең әһәмиятен арттыру, китап укучыларны җәлеп итү өчен 25 октябрь көнне “Библиотека вне стен” дип аталган проект кысаларында эшне дәвам итеп, оешмаларга чыгып укырга китаплар тәкъдим иттеләр. Китап укырга яратып та, китапханәгә килергә вакыт таба алмаучылар аларны сөенеп каршы алды.
Ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү 8 нче сыйныф укучылары өчен күркәм гадәткә әйләнде. Бу юлы алар, эш белән ярдәм итү өстенә, хезмәт ветераны Миннегөл әби Йосыпова белән бик җылы очрашу да үткәрделәр. Әлеге очрашу укучыларга тарих битләрендә калган сугыштан соңгы авыр елларны күзалларга, хезмәт кешесенең шатлык – борчуларын аңларга ярдәм итте. Миннегөл әби исә үзен онытмаулары, аның тормышы, көнкүреше белән кызыксынып, ярдәм итеп торулары өчен укучыларга рәхмәтле булуын әйтеп озатып калды.
Баландыш төп мәктәбендә дә бүген интернет челтәрендәге куркынычсызлык турында гомум дәрес үтте. Аны Шакирова А. З. кызыклы, мавыктыргыч итеп оештырды. Ул сөйләп кенә калмады, төрле сайтларга кереп куркынычсызлык тууын эшләп тә күрсәтте. Дәрес һәр бала , һәр укытучы өчен файдалы һәм зарури иде.
Анын максаты - кадерле әниләребезне үзебез ясаган һәм язган матур эчтәлекле открыткалар белән сөендерү. Иң үзенчәлекле открытка хуҗасы Әниләр көнендә билгеле булачак һәм бүләкләнәчәк.
Безнең Олы Мәтәскә балалар бакчасында бакчага килүгә баланың иң беренче хәрәкәт режимы иртәнге гимнастикадан башлана. Иртәнге гимнастика балаларда көч, дәрт, күңел күтәренкелеге тудыра. Көндәлек гимнастика, икенче төрле әйкәндә, зарядка, баланың физик активлыгын һәм уйлау-фикерләү сәлатен үстерә, баланың кәефен күтәрә, балаларны дициплинага, күнегүләрне бердәм эшләргә өйрәтә, оялчан баланы активрак булырга ярдәм итә. Һәркөнне үткәрелгән иртәнге гимнастиканы балалар бик яраталар. Иртәнге гимнастиканы системалы үткәрү - безнең төп бурыч.
Октябрь аенда районыбыз мәгариф учреждениеләре арасында Республикакүләм “Илемнең киләчәге- минем кулларда” сочинениеләр конкурсының муниципаль этабы, “Гадел яшәргә кирәк!” исеме астында коррупциягә каршы рәсемнәр конкурсы булып үтте. Конкурсларда Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучылары да актив катнашты һәм сочинениеләр конкурсында 5 сыйныф укучысы I урын (Укытучы Арсланова И.М.), рәсемнәр конкурсында 7, 9 сыйныфларның 2 укучысы 2,3 нче урыннарны яулады(Җитәкчеләре Шаипова Р.И., Мөхәмәдиева Н.Д.). Укучыларыбызның уңышлары безне сөендерә, аларга алга таба да иҗади активлык телибез.