Бөтен ил буенча Россия киносы көннәре үткәрелә, бушлай кинолар күрсәтәләр. Кино – ул үзенә тартып тора торган ниндидер бер могҗиза кебек. Фильм геройлары белән бергә көләсең, елыйсың, яңадан яңа кызыктыргыч сюжетлар белән танышасың. Хәзерге заманда кино карауның мөмкинлекләре бик зур, интернет ярдәмендә кинолар карап була. Шулай ук кайбер әсәрләр буенча куелган кинолар да бар.
25 октябрь көнне Шәтке авылы китапханәсендә татар һәм рус язучыларының китапларыннан “Кино карадыңмы, китабын да укы!” дип исемләнгән китап-күргәзмә төзелде.
Табигать кочагында яшәү, аны күреп тору, аның белән сөйләшү- бәхет”. Без шул бәхеткә төренеп яшибез,чөнки без барыбыз да табигать балалары. Көзге урманнарның шавы, чишмәләрнең челтерәгән агышы, күлебезнең сихри зәңгәрлеге күңелләргә сихәт бирә. Табигать безне туендыра, рухландыра, яшәү өчен дәрт бирә, көч-куәт өсти, матурлата, илһамландыра. Ә без, шушы матурлыкны үз кулларыбыз белән җимерәбез, пычратабыз. Ул бит безнең ярдәмгә мохтаҗ. Без табигатьне күз карасы кебек сакларга, усаллардан якларга тиешбез.
Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе куелды. Язучының тормыш юлы, иҗаты һәм әсәрләре чагылдырылды. Нәбирә Гыйматдинова-татар язучысы. Аның әсәрләрен китап укучылар яратып укый.
Ул сәнәгать мәйданчыгында булып резидентларның эшчәнлеге белән танышты, яңа төзелеп файдалануга тапшырылган “Тюлячинка” ял паркында булды. Визитының соңында Сидякин районның партия активы белән очрашып, җанлы һәм кызыклы әңгәмә алып барды.
Китапханәгә килгән балалар берсеннән- берсе матур шигырьләр укыдылар, көз темасына багышланган рәсемнәр ясадылар.
“Китап - белем чишмәсе” күргәзмәсенә балалар язучыларының китаплары куелып, яратылып укылдылар.
Табигый материалларның күптөрлелеге балаларга әти-әниләре белән берлектә иҗади фантазияләрен үстерү өчен зур мөмкинлекләр бирә. Шуны истә тотып, Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында һәр елны көз нигъмәтләреннән ясалган кул эшләнмәләре күргәзмәсе оештырыла. Быелгы уку елында да балалар бакчасында ”Көзгекомпозиция” исеме астында конкур-күргәзмә оештырылды. Һәрбер төркемдәге балалар, әти-әнисе ярдәме белән, көзге яшелчә уңышыннан, яфраклардан төрле кул эшләнмәләре ясап алып килделәр. Ни генә юк иде анда: әкият геройлары дисеңме, сихри замоклар, картиналар, яфраклардан чәчәкләр, тутый кошлар... Барлык эшләрдә бик яхшы иде. Әти-әниләргә “Көзге композиция” исемле күргәзмәдә актив катнашканнары өчен зур рәхмәт белдерәбез.
Көз темасына багышланган шигырьләр, җырлар, табышмаклар эйтелде. “Көзге табигать могҗизалары” дигән темага күргәзмә куелды.
Зур кунак белэн очрашуда Балалар иҗат үзәге директоры Мәхмүтова Зөлфия Шамиловна да катнашты. Район башлыгы Ильдус Фатыйхович Зарипов алып барган бу чарада районыбызныӊ яшәеш-көнкүреше, “Бердәм Россия” сәяси партиясе тарафыннан алып барылучы программалар турында сүз барды.
Һәрбер китап учетка алынып, эшкәртү үткәрелеп “Яңа китап – серле хәзинә” күргәзмәсенә куелды.