Табигать кочагында яшәү, аны күреп тору, аның белән сөйләшү- бәхет”. Без шул бәхеткә төренеп яшибез,чөнки без барыбыз да табигать балалары. Көзге урманнарның шавы, чишмәләрнең челтерәгән агышы, күлебезнең сихри зәңгәрлеге күңелләргә сихәт бирә. Табигать безне туендыра, рухландыра, яшәү өчен дәрт бирә, көч-куәт өсти, матурлата, илһамландыра. Ә без, шушы матурлыкны үз кулларыбыз белән җимерәбез, пычратабыз. Ул бит безнең ярдәмгә мохтаҗ. Без табигатьне күз карасы кебек сакларга, усаллардан якларга тиешбез.