2016 ел Россия киносы елы буларак билгеләп үтелә.

2016 елның 26 октябре, чәршәмбе

Бөтен ил буенча Россия киносы көннәре үткәрелә, бушлай кинолар күрсәтәләр. Кино – ул үзенә тартып тора торган ниндидер бер могҗиза кебек. Фильм геройлары белән бергә көләсең, елыйсың, яңадан яңа кызыктыргыч сюжетлар белән танышасың. Хәзерге заманда кино карауның мөмкинлекләре бик зур, интернет ярдәмендә кинолар карап була. Шулай ук кайбер  әсәрләр буенча куелган кинолар да бар.

25 октябрь көнне Шәтке авылы китапханәсендә татар һәм рус язучыларының китапларыннан “Кино карадыңмы, китабын да укы!” дип исемләнгән китап-күргәзмә төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International