ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Шул уңайдан, 25 октябрь көнне, Айдар авылы китапханәсендә “Киноэкранда әкият геройлары” дип исемләнгән чара булып узды. Бу көнне “Ромашка” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар тәрбиячеләре белән мультфильмнар карый алдылар. Чара барышында алар төрле мультфильм геройларын искә төшерделәр, яраткан мультфильм геройларының экранда гына булмыйча, китап эчләрендә дә бар  икәнлегенә төшенделәр. Мондый чаралар балаларга яхшы персонаждан яманны аерырга өйрәтәләр.  Алар өчен күрсәтелгән  «Чукмар белән Тукмар», "Куян кызы", "Сертотмас үрдәк", "Шалкан”  мультфильмнары татар һәм рус әкиятләренә нигезләнеп төзелгән.

Күптән түгел генә әлеге мәдәният йортында берләшмәгә йөрүче балалар белән төрле кызыклы -мавыктыргыч уеннар уйналган. “Бу уеннар безнең әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен яңартты, укучыларның кызыксынуларын арттырды. Алар бу уеннарда бик теләп катнаштылар”, - дип хәбәр итте мәдәният йорты директоры Гөлнур Гимранова.

Теләче  муниципаль  районы белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрендә сулыкларда  куркынычсызлык чаралары айлыгы  игълан  ителде.  Шул  исәптән, безнең Алан балалар бакчасында да айлык дәвамында үткәреләсе чаралар планы төзелде. Әлеге чаралар балаларның көзге һәм кышкы чорда  куркынычсызлыгын тәэмин итүне максат итеп куя.

Диспансеризациянең максаты -  вакытында авыруны билгеләү һәм кисәтү.  Авырулар  ачыкланган очракта    тиешенчә дәвалау билгеләнә. 


25
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

Бакчабызда бик кунелле итеп Козге бэйрэм кичэсе булып утте.Балалар бу бэйрэмне туземсезлэнеп коттелэр., чонки алар бу бэйрэмгэ бакчабыздан быел чыгып киткэн 1 класс укучыларын кунака чакырдылар.Алар белэн бик телэп уйнадылар, козге муллыктан авыз иттелэр, шигырлэр,сойлэделэр, жырлар жырладылар.

2016 елның 25 нче октябрь көнне Кече Нырсы  авылында яшәуче  тыл ветераны  Кадирова Ләмига Борханетдин кызына   90 яшь тулды. Шул уңайдан Ләмига  апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Олы Нырсы авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Юбилярга исэнлек саулык, аяз күк йөзе, тыныч тормыш теләп калабыз.

Территориальный орган  социальной защиты информирует Вас, что гражданам предоставлена возможность подать электронную заявку путем обращения на Портал государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан uslugi.tatarstan.ru (далее – Портал) через «Личный кабинет» по вопросу предоставления следующих мер социальной поддержки:

25 октябрьдә Шармыш авыл китапханәсендә рәссамнар көненә багышланган китап күргәзмәсе эшли башлады. Анда атаклы рәссамнар, аларның эшләрен яктыртан китаплар урын алды. Китап күргәзмәсе белән берлектә китапханәдә «Пока я не художник, но я учусь» дип исемләнгән акция дә үткәрелә. Акция кысаларында китапханәгә килүчеләр үзләренә һәм башкаларга теләгән теләкләрен рәсемгә төшерә алалар. Китап укучыларның күбесе аяз күк йөзе, кояш ясый.

Җыелышлар барышында тәрбиячеләр төрле темаларны яктыртырга тырышалар: балаларның куркынычсызлыгы, яңа уку елына куелган тәрбия һәм белем бирү бурычлары, балаларның нәфис-нәфасәти үсеше, баланы ничек мәктәпкә әзерләргә һәм башкалар.

 Җыелышлар төрле кызыклы формада үткәрелә. Тәрбиячеләр әзерлек барышында анкеталар, кызыклы үстерелешле уеннар, презентацияләр, проблемалы сораулар кулланалар, балалар эшләреннән күргәзмәләр, ачык шөгыльләр оештыралар.

Шармыш авылы китапханәсе тарафыннан әзерләнә торган, китапханә тормышының барлык мавыктыргыч яңалыклары белән таныштыручы әлеге гәҗит авыл халкы, хезмәттәшләр, гомумән һәркем өчен кызыклы. Анда ай дәвамында уткәрелгән чаралар, конкурлар турында мәгълүмат урын ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International