ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

И для того, чтобы он действительно стал незабываемым, его организаторам приходится немного потрудиться и приложить немалую долю фантазии и креатива. Очень важно продумать все до мелочей, а главное – подобрать хорошие развлечения, которые подарят хорошее настроение всем присутствующим. 22 октября в Шадкинской СОШ совместно с работниками культуры прошел “Осенний бал” . Ребята подбирали смешные, прикольные и веселые конкурсы, в которых они ярко проявили свои творческие способности.

25 октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә,клуб белән берлектә, Теләче районы оешуга 25 ел тулу уңаеннан “Мин монда тудым һәм шуңа якын туган төбәгем” исемле әңгәмә - сөйләшү үткәрелде. Гражданлык хисе кечкенәдән туган йортыңны, урамыңны, гаиләңне яратудан, туган төбәгеңнең тарихын һәм мәдәниятын өйрәнүдән башлана.Әңгәмәдә районның үткәне,хәзергесе,күренекле кешеләре турында сөйләшенде.

Тиздән көзге каникул җитә.Җомга көнне Олы Мишә урта мәктәбендә көз бәйрәме, уңыш бәйрәме үтәчәк. Укучылар бәйрәмгә әзерлек алып баралар. Башлангыч сыйныф укучылары күңелле бәйрәмгә зонтик биюе әзерлиләр.

2016 нчы елның сентябреннан 5 октябрьга кадәр районда антикоррупция темасына 1-4 сыйныф укучылары арасында рәсем конкурсы үткәрелде. Бу конкурста Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Мөлеков Дилүс 3 урынны яулады. Дилүскә алга таба да уңышлар телибез!

Мәктәпнең көндәлек режимы расписаниесы  буенча, Баландыш төп мәктәбендә атнаның һәр сишәмбесендә  юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү дәресләре үткәрелә. 1-9 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән берлектә юл йөрү буенча “сәяхәткә” чыгалар. Дәресләр төрле формада ,  кызыклы  алымнар белән үтә. Һәр шөгыль укучыларның  иминлеген саклау, юл йөрү куркынычсызлыгы турындагы белемнәрен тирәнәйтү  максатыннан  уздырыла.

Күргәзмәгә авылдашларның йөрәк җылысын биреп бәйләгән оекбаш –башмаклар куелды. Өйгә нур биреп утыручы, аллы –гөлле җепләрдән үрелгән чәчкәләре урын алды. Бу күргәзмәне караган китап укучылар һәрберсе, үзләре дә киләчәктә шундый матур башмаклар, чәчкәләр бәйләү нияте белән кул эшләре турында китаплар, журналлар алып китәләр.

Татарстан Республикасының әдәбият өлкәсендә Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары белән танышу уңаеннан 22 октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Тукай премиясе лауреатлары” исемле танып – белү сәгате үткәрелде, язучыларга багышлап буклет эшләнде. Халкыбызның әдәби телен, тарихын, гореф-гадәтләрен саклауда һәм халкыбызда әхлак сыйфатларын тәрбияләүдә үз өлешләрен керткән язучылар өчен Тукай премиясе дәрәҗәле дәүләт бүләге. Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе 1958 елның 10 апрелендә ТАССР Министрлар Советы карары нигезендә галәмгә кертелә.

Җәй көне, иртә көздән балалар һәм шул ук вакытта олылар да организмны витаминнар белән тулыландырырга тиеш. Без шуның белән организмны кышка һәм яз башына кадәр минераллар, туклыклы матдәләр, аксымнар белән тулысынча  тәэмин итәбез.  Көзге уңышны җыеп алу белән сыйфатлы вакытында кулланырга кирәк. Җиләк-җимеш, яшелчәләрдә булган  витаминнар  организмның авыруларга каршы торучанлыгын ныгыта. Балалар бакчасында, өйдә витаминлы ризыкларны даими кулланып торганда авырулар читләтеп үтәр.

ГБУ « Тюлячинское районное государственное ветеринарное объединение» сообщает, что в течение октября месяца специалистами учреждения  проводятся лечебно-профилактические мероприятия - исследования крови КРС на лейкоз, бруцеллез, туберкулинизация и обработка против подкожного овода.

         20 октября текущего года поступило 8000 доз вакцинных приманок для оральной вакцинации диких плотоядных животных против бешенства. Произведена раскладка 6000 доз – приманок с вакциной против бешенства. Ведется контроль поедаемости приманки лисами и другими плотоядными.

Бу уңайдан безнең 3 нче балалар бакчасында “Көзге муллык” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Һәр группада да, әти-әниләр ярдәме белән, табигый материаллардан кул эшлэнмэлэре (поделка) ясалды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International