24 октябрь көнне Төрек –Тәмте авыл китапханәсендә “Кул эшләре –җанга дәва” дигән исем астында күргәзмә оештырылды.

2016 елның 25 октябре, сишәмбе

Күргәзмәгә авылдашларның йөрәк җылысын биреп бәйләгән оекбаш –башмаклар куелды. Өйгә нур биреп утыручы, аллы –гөлле җепләрдән үрелгән чәчкәләре урын алды. Бу күргәзмәне караган китап укучылар һәрберсе, үзләре дә киләчәктә шундый матур башмаклар, чәчкәләр бәйләү нияте белән кул эшләре турында китаплар, журналлар алып китәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International