25 октябрьдә Шармыш авыл китапханәсендә рәссамнар көненә багышланган китап күргәзмәсе эшли башлады. Анда атаклы рәссамнар, аларның эшләрен яктыртан китаплар урын алды. Китап күргәзмәсе белән берлектә китапханәдә «Пока я не художник, но я учусь» дип исемләнгән акция дә үткәрелә. Акция кысаларында китапханәгә килүчеләр үзләренә һәм башкаларга теләгән теләкләрен рәсемгә төшерә алалар. Китап укучыларның күбесе аяз күк йөзе, кояш ясый.