2016 ел Россия киносы елы дип игълан ителде.

2016 елның 26 октябре, чәршәмбе

Шул уңайдан, 25 октябрь көнне, Айдар авылы китапханәсендә “Киноэкранда әкият геройлары” дип исемләнгән чара булып узды. Бу көнне “Ромашка” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар тәрбиячеләре белән мультфильмнар карый алдылар. Чара барышында алар төрле мультфильм геройларын искә төшерделәр, яраткан мультфильм геройларының экранда гына булмыйча, китап эчләрендә дә бар  икәнлегенә төшенделәр. Мондый чаралар балаларга яхшы персонаждан яманны аерырга өйрәтәләр.  Алар өчен күрсәтелгән  «Чукмар белән Тукмар», "Куян кызы", "Сертотмас үрдәк", "Шалкан”  мультфильмнары татар һәм рус әкиятләренә нигезләнеп төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International