2016 елның 25 нче октябрь көнне Кече Нырсы авылында яшәуче тыл ветераны Кадирова Ләмига Борханетдин кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Ләмига апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Олы Нырсы авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Юбилярга исэнлек саулык, аяз күк йөзе, тыныч тормыш теләп калабыз.