Җыелышлар барышында тәрбиячеләр төрле темаларны яктыртырга тырышалар: балаларның куркынычсызлыгы, яңа уку елына куелган тәрбия һәм белем бирү бурычлары, балаларның нәфис-нәфасәти үсеше, баланы ничек мәктәпкә әзерләргә һәм башкалар.
Җыелышлар төрле кызыклы формада үткәрелә. Тәрбиячеләр әзерлек барышында анкеталар, кызыклы үстерелешле уеннар, презентацияләр, проблемалы сораулар кулланалар, балалар эшләреннән күргәзмәләр, ачык шөгыльләр оештыралар.