Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында бик матур итеп “Көзге бәйрәм” уздырылды.

2016 елның 28 октябре, җомга

Анда икенче кечкенәләр һәм мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар катнашты.

...Бәйрәмчә бизәлгән залга кинәт кенә Көзбикә йөгереп керде. Ул үзе белән табышмаклар һәм күптөрле уеннар алып килгән. Балалар бик тырышып табышмакларга җаваплар эзләделәр, кунакка үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр: рус һәм татар телләрендә җырладылар, көз турында шигырьләр сөйләделәр. “Кояш һәм яңгыр”, “Бакчада әйлән-бәйлән” уеннарыннан да берәү дә читтә калмады. Бәйрәм соңында Көзбикә балаларны тәмле алмалар белән сыйлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International