26 нчы октябь көнне Айдар мәдәният йортында, китапханә белән берлектә традицион рәвештә уздырылып килүче Уңыш-2016! "Бездә- Кабак бәйрәме!" дип исемләнүче- укучы балалар катнашында күңелле, уен-конкурслы бәйрәм чарасы уздырылды. Айдар мәдәният йортының фойсы көзге яфраклардан,күргәзмә- композицәләр белән бизәлгән иде. Әлеге чарада балалар табышмакларга җаваплар әйттеләр, төрле конкурсларда катнашып кроссвордлар чиштеләр. Аларның һәрберсенә тәм-томнар таратылды. Күтәренке кәефләрен күрү үзе бер сөенеч өстәде. Йөзләрендәге шатлык-куанычтан нур балкып торды. Балаларга бәйрәм бик ошады.