Акция Архангель шәһәрендә туган талантлы язучы, рәссам һәм фольклорчы, Борис Викторович Шергинны искә алу көненә туры китереп үткәрелде. Биредә помор язучысының «Миша Ласкин», «Ваня Датский», «Гости с Двины», «Для увеселенья», «Волшебное кольцо», «Золоченые лбы», «Шиш московский» кебек әкиятләре һәм хикәяләре, «Одно дело делаешь, другого не порть» хикәяләрендәге мәкальләр укылды. Һәр бала авторның бер әсәрен сайлап алды һәм иптәшләре каршында сәнгатьле итеп укып күрсәтте. Кичә ахырында балалар “түгәрәк өстәл” артына җыелдылар һәм укылган әсәрләр буенча фикер алыштылар.