Һәр кеше үз бусагасын атлап чыгуга юлга эләгә. Юлның үз кагыйдәләре һәм законы бар. Аларны катгый рәвештә үтәргә кирәк. Урамда юл куркынычсызлыгы нигезе-машина йөртүчеләрнең һәм җәүялеләрнең сак булуында, юл кагыйдәләрен саклавында.
Балаларга «Юл кагыйдәләре илендә» дигән танып белү-уен программасы тәкъдим ителде. Балалар юл кагыйдәләрен белүләрен, светофор сигналлары белән таныш булуларын, пассажир һәм җәяүле кагыйдәләрен саклауларын күрсәттеләр. Чара бик күңелле үтте.
«Юл кагыйдәләре» дигән күргәзмә-чакыру «Светофория иленә сәяхәт» дигән презентация китапханәгә килүчеләрдә зур кызыксыну уятты.