Әммә алтын көзнең үзенә күрә сихри тарту көче бар. Ул- матур һәм табигать хәзинәләренә бай ел фасылы. Көзнең алтынлыгы, аның кадере, барыннан да бигрәк, көзге муллык белән билгеләнә. Шушындый гүзәл ел фасылында Көз бәйрәмнәре уздыру матур традициягә әйләнде. 26 октябрь көнне Айдар авылы китапханәсендә «Көзсылуга сәяхәт” дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырылды. Чарада алтын көзгә мәдхия җырлаган шигырьләр, матур җырлар яңгырады. Катнашучыларда конкурс программасы зур кызыксыну уятты. Укучылар мәкаль-әйтемнәрнең дәвамын әйттеләр, агач яфракларына яшеренгән табышмакларны чиштеләр. “Һава торышы” конкурсында халык сынамышларын искә төшерделәр, “Көзге викторина” сорауларына җавап бирделәр. Бәйрәм барышында «Көздән күзләр камаша” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Барлык катнашучылар баллы күчтәнәчләр һәм яхшы кәеф белән өйләренә таралдылар.