ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

15 октябрь көнне Теләче авылында «Үз агачыӊны утырт!» акциясе кысаларында агач утырту өмәсе үтте. Анда Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре катнашты.  Өмә барышында алар Теләче үзәк ял паркына Теләче районыныӊ яӊадан торгызылуына 25 ел тулу уӊаеннан 25 төп каштан агачы, ә Теләче Сабан туе уза торган паркта Саба урман хуҗалыгыннан кайтартылган 500 төптән артык чыршы агачы утыртуда үзләренеӊ өлешләрен керттеләр.

Балаларны китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштырды. Балалар  очрашуга бик шат булдылар.

Китапханәгә килүче  «Мурзилка», «Миша», «Зонтик» журналларына күзәтү уздырылды.  Балалар журналлардагы хикәя һәм шигырьләрне укыдылар, кроссворд һәм табышмакларны чиштеләр. Табигать сөючеләргә “Филя” тәкъдим ителде.

Китап укучыларга яңа кайткан китаплар, җурналлар тәкъдим итте. Алар үзләренә ошаган китапларны, җурналларны  өйләренә укырга алдылар.

Китап укучылар презентация  ярдәмендә шагыйрьнең тормыш юлында булган кызыклы фактлар турында белделәр. Мондый очрашулар китап укучыларның әдәбият даһилары турындагы белемнәрен арттырырга мөмкинлек бирә.

15 нче сентябрьдә Үзәк авыл китапханәсендә үткән «Туган якта көз» дигән рәсем ясау конкурсында катнашып балалар үзләренең көзгә соклануларын белдерделәр. Ачык буяулар ярдәмендә табигатьнең матурлыгын күрсәтергә тырыштылар. Барлык рәсемнәр дә кабатланмас, якты, кызыклы килеп чыкты. Балалар ясаган рәсемнән күргәзмә ясалды.  Шулай ук яшь укучылар бу матур һәм моңсу  ел фасылы  турында шигырьләр искә төшерделәр. Көз турында табышмаклар чиштеләр.

Шул уңайдан Ачы авыл китапханәсендә китап укучылар белән "Русский праздник", "Русские Святые", "Древняя Русь в лицах" дигән китаплар буенча әңгәмә уздырылды. 

Көз - матурлык, уңыш җыю чоры. Шүңа күрә дә көзне Көзге бал белән бәйлиләр.  Олы Мишә  урта мәктәбендә дә Көзге балга әзерлек эшләре башланды.Һәр сыйныфта укучылар стенгазеталар, җырлар , биюләр әзерли башладылар.

17 нче октябрь көнне Баландыш төп мәктәбенең 7-8 нче класс укучылары Теләче урта мәктәбе базасында ТР Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге 337 нче  номерлы  приказы (13.10.2016) нигезендә, рус теле, биология,тарих,җәмгыят белеме фәннәреннән тест бирделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International